29 ноябрь- Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне
29 ноябрь- Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне. 1991 елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республикасының дәүләт символларының берсе булган заманча флагы расланды. Татарстан дәүләт флагы авторы-ТР халык рәссамы, Г. Тукай премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. ТР Дәүләт флагы-ул триколор:яшел, ак һәм кызыл төстәге горизонталь сызыклардан тора. Яшел төс-тормыш, яшәеш, яңарыш, Ислам дине төсе. Ак төс- пакьлык билгесе, кызыл төс- яшәеш, сәламәтлек төсе.Болар хакында укучыларга мэгьлүмәт сәгате үткәрелде.