Маҗаралар утраулары
2025 елның 13 ноябрендә Шотландия язучысы һәм шагыйре Роберт Льюис Стивенсонның тууына 175 ел тула. Стивенсон маҗаралы жанрның иң танылган һәм популяр осталарына карый.Б у датага бәйле рәвештә, китапханәнең уку залында барлык маҗаралы әдәбият сөючеләр өчен "Маҗаралар утраулары" китап күргәзмәсе әзерләнде, анда язучы тормышы турында китаплар, аның иң танылган әсәрләре тәкъдим ителде, аңа дөнья данын китергән "Хәзинә утравы" романына аеруча игътибар бирелде. Безнең күргәзмә белән танышканнан соң китап сөючеләр балачактан ук танылган һәм яраткан китапларны рәхәтләнеп кабат укырлар.