Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Татарстан-туган җирем

6 ноябрьдә Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә. Бу көн рәсми бәйрәм булып санала һәм 1992 елның 6 ноябрендә Республиканың Төп канунын кабул итү хөрмәтенә билгеләнгән. Әлеге бәйрәм уңаеннан Яңгул китапханәчесе  «Татарстан-туган җирем  » тематик сәгате үткәрелде. Конституция төп закон булып тора. Ул гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели. Аның территориясендә төрле милләт вәкилләре яши, алар бу кануннарны үтәргә тиеш. Бу хакта һәм башка нигезләмәләр турында чарада катнашучылар белән әңгәмә алып барылды.Шулай ук укучыларга  бу темага карата сораулар бирелеп ,җаваплар алынды.