Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Көчле звено

“Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.Менә шушы татулыкны ,бердәмлекне,дуслыкны раслап ,мәдәният хезмәткәрләре белән бергә ,”Көчле звено”уены оештырдык.Бу бәйгедә Яңгул һәм Борнак авылының җитез,уңган  киленнәре катнашты.Алар төрле юнәлештәге биремнәр буенча ярышып,көч сынаштылар.Кичә ахырында чыннан да бердәм булган да .дус булганда барлык авырлыкларны да җиңәргә була дигән төшенчәгә тагын бер кат инандык.