Волшебник солнечного Рима
|
23 октябрьдә танылган итальян язучысы һәм шагыйре Джанни Родариның тууына 105 ел тула. Аның иҗатын балалар да, өлкәннәр дә ярата. Шатлыгы һәм бетмәс-төкәнмәс фантазиясе, җылы юморы һәм яхшылыгы өчен яраталар. Аның китаплары гадәти әйберләргә гаҗәпләнергә, намуслы булырга, игелекле гамәлләр кылырга, тугрылыкның кадерен белергә өйрәтә. Өч дистә еллык әдәби эш дәверендә Джанни Родари балалар өчен шигырь һәм прозада бик күп китаплар бастырып чыгара. Аның китаплары дөньяның күп илләрендә популяр. Әсәрләрнең геройлары булып яшелчәләр, терелгән курчаклар, акыллы хайваннар һәм, әлбәттә инде, балалар тора.Язучының туган көне уңаеннан ““Волшебник солнечного Рима”баш астында әкиятләренннән өзекләр укып таныштык. |