Язучылар белән очрашу
Герой Г.Гарифуллин исемендәге Яңгул гомуми белем бирү мәктәбендә ,Чаллы шәһәре язучылары һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көлияте укытучылары белән очрашу кичәсе булды.Кичәнең төп төп өлеше-фронтавик,язучы ,авылдашыбыз –Хабра Рахманның тормыш юлына,иҗатына багышланган иде.Язучылар мөктәптә урнашкан “Туган як” музеенда булдылар,андагы экспонатлар белән,стендлар белән,шулай ук Хабра Рахманга багышланган почмакта тукталып,аның тормыш юлы,иң зур истәлек булып калган фронттан язган хаты белән таныштылар.Кичәдә үзебезнең авыл язучылары,беренче музейны оештыручылар чыгышы,шулай ук килгән кунакларның чыгышы белән үрелеп барды