Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Тәмәке тарту,үзеңә кәбер казу

Тәмәке тарту кеше сәламәтлегенә зыян сала торган яман гадәтләрнең берсе.  14 октябрь көнне
Яңгул  авыл китапханәчесе  яшьүсмер балалар белән «Тәмәке тарту,үзеңә кәбер казу » дигән әңгәмә үткәрелде . Чара барышында тәмәкедәге агулы матдәләрнең яшь организмга аеруча нык тәэсир итүе һәм  тәмәке куллануга каршы көрәш чаралары турында  сөйләнде .  Әлеге чарада, очраклы кешеләр тәмәке тәкъдим иткәндә аннан баш тарту, сәламәт яшәү рәвеше алып бару,  үз-үзеңдә ихтыяр көче тәрбияләү турында  да сөйләнде.