Олы җанлы ,батыр йөрәкле өлкәннәребез
1 октябрьдән –Өлкәннәр декадысы башлана.Бу уңайдан бездә,мәдәният хезмәткәрләре белән бергә“Олы җанлы ,батыр йөрәкле өлкәннәребез” баш астында очрашу кичәсе үткәрдек.Кичә мул табын артында ,бәйрәм белән котлаулар белән башланып китте.Бәйрәм матур җырлар,шигырьләр белән үрелеп барды һәм өлкәннәребезнең яшь вакытларын искә төшереп,онытылып баручы уеннар уйнатылды.