Халык тормышын язучы
|
Күп кенә буын Таҗи Гыйззәт әсәрләрен укып-өйрәнеп, имтиханнар тапшырып, шул әсәрләрдә тәрбияләнеп үсте. Шунысын да әйтергә кирәк, Таҗи Гыйззәт үз әсәрләре белән Әгерҗене генә түгел, бөтен Татарстанны данлады. Аның пьесалары буенча спектакльләр илебезнең күп театрларында куелды.Бүген Cовет чоры татар драматургиясенең күренекле вәкиле, язучы, театр эшлеклесе, Таҗи Гыйззәтнең туган көне уңаеннан аның әсәрләрен чагыллдырган «Халык тормышын язучы” дип исемләнгән күргәзмә укучыларга тәкъдим ителде. |