Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Татарстан гөлбакчам

Татарстан Республикасы көне ел саен 30 августта билгеләп үтелә. Бу дата 1990 елда Татарстан АССРның Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителү белән бәйле, бу аның дәүләт статусын үзгәртү процессында башлангыч нокта була. 1991 елда республиканың Югары Советы 30 августны бәйрәм һәм ял көне итеп раслады, ә 1992 елдан бу дата рәсми рәвештә «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында»гы законда беркетелде.Бу бәйрәм уңаеннан “Татарсан гөлбакчам” дип исемләнгән китап күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителде.Шулай ук күргәзмә янында укучыларга   обзор үткәрелде һәм бәйрәм хакында сөйләнелде.Татарстанның истәлекле урыннары,уку йортлары .яшәүче милләтләре,файдалы казылмалары,зур шәһәре хакындагы викторина сорауларына укучылар җавап бирделәр.