Вспомним прошлое народов
Китапханәдә “Вспомним прошлое народов” баш астында 6-9 класс балаларына уен оештырылды.Уенда катнашучыларның рус һәм татар халкының милли мәдәниятен белүләрен тикшердек.. Төрле катлаулылыктагы интеллектуаль уен мәсьәләләре кызыклы һәм мавыктыргыч. Аларның кайберләренә җавап бирү җиңел, ә кайберләрен бу теманың чын белгечләре генә җиңә алачак. Уен ике команда арасында узды. Сорауларга билгеле бер вакыт аралыгында җавап бирделәр. Уен 4 турдан торды, аларның һәрберсендә 5шәр сорау иде: («Милли кәсепләр», «милли фольклор (табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр)», «милли традицияләр», «милли уеннар»).