Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Кеше һәм аның хокуклары

Һәр кеше һәр тармакта үз хокукларын белергә тиеш.Барыннан да элек, Дәүләт кешенең шәхси тормышына тыкшынырга, аның шәхси иреген чикләргә тиеш түгел, киресенчә, Дәүләт кешенең үз хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Бу сүз иреген, сайлауларны, демократияне, милли һәм дини ихтыяҗларны тормышка ашыруда аеруча ачык чагылырга тиеш. Законнар һәм Кеше хокуклары җыелмасын үз эченә алган Россия һәм Татарстан Конституциясе белән тирәнрәк танышу максатларында китапханәнең уку залында "Кеше һәм аның хокуклары" күргәзмәсе   укучыларга тәкъдим ителде.