Сугыш турында мин нәрсә беләм
Хәерле көн, кадерле китап укучылар. Без сезне Бөек Ватан сугышына багышланган викторинада сәламлибез. Ахыры булмаячак хәтер бар, шуңа күрә ел саен без шул бөек елларны искә төшерәбез. 2025 елда Россия Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышы ветераннары калмаса да, хәтер исән. Әйдәгез, Бөек Ватан сугышының фаҗигале һәм героик битләрен искә төшерик. ”Сугыш турында мин нәрсә беләм...”викторина 5 турда үтте.Укучылар сугыш турындагы китаплар,әсәрләр,геройлар,ветераннар турында исләренә төшерделәр.