Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Эш кешенең көзгесе

Бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә алачак. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача ала. Аны хезмәткә күнектерергә һәм хезмәт итәргә әзерләргә кирәк. . Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, шәфкатьлелек, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага бернинди геннар белән дә күчми,ә бәлки хезмәт кешесенең эшен күрсәтеп кенә  максатка  ирешергә мөмкин. Бала  хезмәтне  яратып, хезмәт кешеләрен хөрмәт итеп, иҗтимагый җитештерүнең теләсә кайсы өлкәсендә эшләргә әзер  булсыннар дигән максаттан “Эш кешенең көзгесе” баш астында «ИВА” мебель фабрикасына экскурсиягә бардык.Аларга андагы хезмәт шартлары,нинди чималдан әйбер үрелүе,ничек итеп үрелүе турында сөйләнелде