"Дус булыйк,тату булып яшик”
Балалар бер-берсе белән аралашып, дус-тату булып үссеннәр өчен,аларны берләштерә ,аралаштыра торган чаралар үткәрергә тырышабыз.Шундый чараларның берсе - "Дус булыйк,тату булып яшик” исемле төрле кызыклы уен программасы.Балалар өчен командалар арасында,һәркем үзе өчен тырышып ярыша торган уеннар:көнгерә ,башка шар куеп,торна муенына боҗра кертү,туплы ,поезд уены кебек уеннар уйнатылды.