"Без бергә...” кичәсе
Хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр турында "Без бергә...” кичәсе үткәрелде. Газиз балалары, ирләре, оныклары яу кырында булган әниләр, хатыннар, әбиләр генә түгел, махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз турында бөтен халык кайгырта.Безнең авылда да волонтерлык эше бара.Җыелып токмач кисәбез, маскировка өчен сетка үрәбез.Һәрберсенең хезмәте сүз белән генә әйтеп бетереп булмый торган рәхмәткә лаек.Болар хакында һәм бүгенге көндә хәрби хезмәттә булган авылдаш егетләребез хакында кичәдә сөйләнелде.Г.Утыз Имәнинең “Егет булу” шигыре укылып фикер алыштык.