Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Гасырлар буена күңелләрдә яшәячәк”

Муса Җәлил дигәндә - татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы. М. Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра, тынычлык, иминлек сагында тора.Аның тууына 119 ел уңаеннан китапханәдә “Гасырлар буена  күңелләрдә яшәячәк” күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителде һәм укучылар аның көрәштәше А.Алишның шигыре буенсча исценировка куеп катнаштылар әңгәмә вакытында сөйләнелде.