«Читаем вместе,читаем вслух!" акциясе
Ел саен яз башында Бөтендөнья кычкырып уку көне үткәрелә. Яңгул китапханәсе 5 мартта «Читаем вместе,читаем вслух!" акциясендә катнашты.». Кычкырып уку-китапны алга этәрүнең нәтиҗәле коралларының берсе. Ул үз хисләрең, тәэсирләрең белән уртаклашырга һәм укылган әсәргә мөнәсәбәтеңне белдерергә мөмкинлек бирә, сүзлек запасын арттырырга, дикцияне, интонацияне, сөйләм дөреслеген яхшыртырга ярдәм итә.Акциядә катнашып авылдаш шагыйрәләребез Сәлимә Габделхакованың һәм Гөлназ Гарипованың шигырьләре укылды.