“Язлар матур хатын-хатын-кызлар белән!”
Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз - ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты. Яз - матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер? Гүзәл хатын- кызларыбызны - хөрмәтле әниләр, әбиләр, апаларны ягъни “Фикердәшләр" клубы членнарын “Язлар матур хатын-хатын-кызлар белән!” баш астында - язның беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлап, аларга озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр теләдек.Бәйрәм барышында үзләре сүз алып котлаулар җиткерделәр,хатын-кызларга багышланган шигырьләр укылды,матур җырлар җырланылды.