“Блокадный хлеб” күргәзмәсе
Без ленинградлыларның иң авыр сынау көннәрендә бөек батырлыкларын, какшамас ышанычын, безнең халыкның югары әхлаклылык үрнәген, каһарманлыгын, кыюлыгын, ныклыгын, җиңүгә омтылышын искә алабыз. Шушы авыр вакытларда күңелле балачак мәлен күрәлмәгән сабыйлар язмышы бозылган, күпме гомерләр өзелгән.Бу хакта кешеләр онытмасыннар дигән максаттан “Блокадный хлеб” күргәзмәсе укучыларга тәкъдим ителде.