Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Егетләребез ил сагында “

Намус һәм вөҗдан, батырлык, туган илгә тугрылык... Чын ир-егетләргә генә хас сыйфатлар бу. Гомер-гомергә үз асылын югалтмый алар. Күркәм сыйфатларны тәрбияләүдә хәрби хезмәтнең өлеше зур. Әйе,бүген бик күп кенә егетләребез,әтиләребез,абыйларыбыз махсус хәрби операциядә катнашалар.Безнең авылдан да 8 егетебез бүгенге көндә исән-сау Украина җирендә хезмәт итәләр.Өч  егетебез безнең арада юк инде.Аларның батырлыклары ,илгә тугырылыклары.безнең тыныч яшәвәбез өчен гомерләрен кызганмаганлыклары хакында “Егетләребез ил сагында “ исемле тематик кичәдә сөйләнелде.