“Тәмәкенең кеше организмына зыяны...”
Укучыларда тәмәкегә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтү, никотинның сәламәтлеккә тискәре йогынтысы мисалларында күрсәтү максатларыннан “Тәмәкенең кеше организмына зыяны...” күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм әңгәмә үткәрелде. Тәмәке тарту-ул хәзерге җәмгыятьнең эпидемик авыруы. Дөрес, тәмәке тарта башлагач, яшьләргә моның нинди зыян китерергә мөмкинлеге тиз генә аңлашылмый.Менә шуңа боларны аңлатып әңгәмә үткәрелде.