Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Конституция – төп закон ул”

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.  Бу көн яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан егерме бер ел элек, республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итте. Болар хакында “Конституция – төп закон ул” дип исемләнгән мәгълүмәт сәгатендә ,презентация аша укучыларны таныштырдык.