Тәрбияче бәйрәме
Тәрбияче һөнәре барыбыз өчен дә иң кадерле булган балалар белән бәйле. Тәрбияче янында алар дөнья турында беренче ачышларын эшли, укый башлый, шәхес буларак формалаша, белем һәм күнегүләр ала. Бу хезмәт югары профессиональлек кенә түгел, аерым кешелек сыйфатлары да таләп итә. Менә шундый күңел җылысы, яхшы сүз, сабырлык белән эшләүче тәрбиячеләрне бәйрәмнәре белән котладык