"Интернет кеше тормышында"
Хәзер кешеләр телефоннар һәм компьютерлар артында утыралар,фильмнар,концертлар, мультфильмнар карыйлар.Аларны исәпкә алып, "Интернет кеше тормышында" мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче куркынычсызлык техникасы, компьютерда эшләгәндә эш урынын оештыру турында сөйләде. Балалар Интернет челтәрендә аралашканда куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар бирүләрен һәм интернет челтәрендә бик сак булырга кирәк турында аңлатты.