"Өзелгән җыр эзеннән”
20 апрель көнне Яңгул авыл китапханәсендә М.Җәлилнең "Моабит дәфтәренә” Ленин премиясе бирелгәнлеген искә төшереп "Өзелгән җыр эзеннән” информацион сәгате үткәрелде.Укучылар "Моабит дәфтәре" шигырьләр җыентыгының туган тарихы - совет кешесе рухының зурлыгы, шагыйрьнең шигъри иҗатының чокыры белән танышты. Шагыйрьнең "Моабит дәфтәрләре" һәм "Парашютсыз курчак" китапларыннан шигырьләрен нәфис сәнгать укуы уздырылды.