"19 май – пионериягә 102 ел”
Пионерия көне (хәзерге РФ - Балалар җәмәгать берләшмәләре көне) - балалар һәм яшүсмерләр өчен, шулай ук пионер (мәктәп) яшендәге балалар белән эшләүче житәкчеләр һәм педагоглар өчен бәйрәм.Пионерия көне 19 май көнне Ленин исемендәге яшь пионерлар оешмасы барлыкка килгән көнне билгеләнә. "19 май –пионериягә 102 ел” дип исемләнгән ,4 класслар өчен мәгълүмәт сәгате үткәрелеп,пионерия һәм пионерия чорында укучыларның эшләгән эшләре турында сөйләнелде һәм презентация күрсәтелде.