Мәктәп музеенда кунакта
Музейлар көне уңаеннан 3 класс укучылары белән мәктәп музеенда булдык. Безнең мәктәптә дә 1993 елдан бирле музей эшли. Безнең музейдагы экспонатлар бик озын юллар, күп куллар аша үтеп, музейда үзләренең урыннарын алдылар. Укучыларга музейларның әби-бабаларыбыздан калган байлыкны саклаучы истәлекле урын булуы турында,андагы экспонатлар белән таныштырдык.