“Татар халык ризыклары табында"
Татар халкының туклануы, милли аш традицияләрен нигездә саклаганы хәлдә, билгеле бер үзгәрешләр кичерде. Халыкның тормыш хәле яхшыру һәм мәдәни дәрәҗәсе күтәрелүгә бәйле рәвештә күп кенә яңа ашлар һәм ашамлыклар барлыкка килде, милли ашларның төрләре ишәйде. Боларның барысы хакында “Татар халык ризыклары табында” күргәзмәсе аша таныша аласыз.