Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

"Афган җилләре"

Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн. Һәрвакыт күңелнең бер почмагына яшеренгән бу каһәрле саннарын февраль аенда аеруча зур үкенеч белән кабатлыйбыз без. Андагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кешеләр генә бу бәхәсләргә кушылмый. Алар Хәтер белән яши. Югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән. Китапханә акаунтында "Афган җилләре" дип исемләнгән презентация тәкъдим ителде.  Презентациядә Әфган җирендә булган авылдашлар турында да мәгълүмәт бирелде.