Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Безнең җир бер генә”

Китапханәдә “Безнең җир бер генә” экологик турнир үтте.Укучылар планетаның бай ресурслары,табигатькә сакчыл караш,хайваннарны,үсемлекләрне саклау,дөньядагы экологик проблемалар белән таныштылар.Турнир берничә бүлектән торды.”Тере табигать” конкурсында укучылар билгеле  бер хәрефләргә үсемлек һәм хайван исемнәрен искә төшерсәләр,”экологик хәл”бүлегендә,экологик хәл турында уйландылар,фикер алыштылар.”Яшел даруханә “бүлегендә дару үсемлекләре,аларның файдасы  турында сөйләнелде.