Игелек көне
|
13 ноябрьдә Бөтендөнья игелек көне билгеләп үтелә. Игелекле булу җиңелме һәм бу гади «игелек»сүзенең ничә ягы бар? Игелекле эшләр көне уңаеннан « Һәркем ярдәмгә мохтаҗ..” исеме белән укучыларга обзор үткәрелде.Әңгәмә барышында игелек кануннарын өйрәнделәр: башкаларга риясыз ярдәм итү, тирә-юньдәгеләр белән әдәпле аралаша белү, җирдәге тереклеккә зыян китермәскә. Балалар якыннарына, тирә-юньдәге кешеләргә карата игелекле эшләрнең мисалларын китерделәр, Игелек турында мәкальләрне искә төшерделәр, сөйләмебездә Игелекле сүзләр күпме икәнлеге турында сөйләштеләр. |