Татарстан Республикасының Конституциясе көне
|
31 ел элек Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителде. Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Укучыларга Татарстан Республикасының Конституциясе көне уңаенан мәгълүмәт сәгате үткәрелде. Аларга Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе булуы, аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурлануыбыз турында сөйләнелде.. Республикабызның төп законы булган Конституция, вәзгыятькә карап, күпмедер үзгәрешләргә дучар булса да, күпмилләтле Татарстан шушы төп законга таянып гомер итүе хакында сөйләнелде. |