Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Тормыш матур, нурлы ул – Сезнең белән Әниләр”

Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә әниләр көненә “Тормыш матур, нурлы ул – Сезнең белән Әниләр” дигән уен кичәсе үткәрелде.Кичәгә китап күргәзмәсе  эшләнеп тәкъдим ителде.Бу кичәбез башваткыч формасында алып барылды.Кичә матур котлулар,җыр ,биюләр белән башланып китте.Кичәне  башваткыч уены белән дәвам иттек.Башваткычта ике команда катнашты.Быел Россиядә укытучылар һәм остаз елы булу уңаеннан бер команда –укытучылар  булса ,аларның көндәшләре –авылыбыз әниләре җыелма командасы иде.Башваткычта крассворд формасында барды.Ә аның сораулары авылыбызның үткәне,атамалары,күренекле шәхесләре турында  иде.Кичә бик җанлы үтте.Кичәне жюри игътибар белән күзәтте.нәтҗәне ясады.Кичә бик күңелле үтте.