Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Сагышларны безгә язмыш бирде”

Инвалидлар декадысы кысаларында районыбызның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре белән  Яңгул мәдәният йортында очрашу булды.Кичәдә мөмкинлекләре чикләнгән язучыларның китаплары һәм  аларның тормышы турында язылган китаплардан “Алар көчле рухлы” дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Кичә матур сөйләшү ,аралашу  белән бергә  матур җырлар,төрле кызыклы уеннар  белән дәвам итте.Алар уеннарда актив катнашып кына калмадылар,үзләренең музыкаль сәламнәрендә җиткерделәр.