Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

Пешекчеләр көне

20 октябрь - пешекчеләр көне. Мәктәптәге балаларны тәмле ризыклар пешереп ашатучы поварларны, бертөркем укучылар белән бәйрәм белән котладык.Укучыларга Һәр Һөнәрнең кирәклеге хакында сөйләнелде,укучылар белән аларны һәр көнне якты йөз белән, елмаеп каршы алучы, тәмле-тәмле ашлары белән сыйлаучы пешекче апаларын һөнәри бәйрәме белән котладык, аларга  тәмле ашлар пешергәннәре өчен үзләренең рәхмәтләрен әйттеләр.Аларга сәламтлек ,эшләрендәунышлар, гел шулай тәмле ашаулар пешереп сыйлап торуларын теләдек.