Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Кабак бәйрәме“

Һәрбер авылның үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Без дә быел Яңгул  авылында  матур гадәтләрнең берсе – “Кабак бәйрәме“ үткәрдек. Алдан ук кабактан күргәзмә эшләп тәкъдим ителде.Ә бәйрәмгә авылыбызның уңган яшь киленнәре чакырылды,төрле уеннарда көч сынаштылар.Шулай ук бәйрәмдә кабак турындагы риваять укылды,кабакның нәрсәләр өчен файдалы булуы һәм кабактан нәрсәләр пешереп булуы,нинди кайнатмалар ясап булуы турында сөйләнелде. Катнашучылар кабактан төрле ризыклар әзерләп алып килгәннәр иде, бу ризыклардан авыз итеп,кичәбеә чәй  өстәле артында тәмәмланды.