“Күңелле стартлар”
6 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балаларга “Күңелле стартлар” баш астында ике команда арасында төрле кызыклы ярышлар оештырылды. Ярышлар “Түбәтәй” уены белән башланып китте һәм командалар өчен туп,шар, гөмбә җыю кебек уеннар белән дәвам итте. Программада күмәк уеннар да бар иде.