Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

”Мин яратам сине - Татарстан” исемле мәгълүмәт сәгате

30 август – Татарстан Республикасы көне. Бу бәйрәм республикабызда яшәүче барча халыкның уртак бәйрәме. Бәйрәм хөрмәтенә китапханәдә укучылар өчен ”Мин яратам сине - Татарстан” исемле мәгълүмәт сәгате үткәрелде. Аларга Татарстанның үткәне һәм бүгенгесе, республикада нинди генә милләт халкы яшәмәсен, алар барысы да дус-тату, матур гомер кичерүләре турында сөйләнелде. Шулай ук аның үз конституциясе булуы хакында да әйтеп үтелде.