"Китаплы аланчык" әдәби сәгате
Китап уку - ул баш миенең даими эшләвенә китерә. Китап укыйсаң. күз карашы киңәя, һәм күп очракта кеше сөйләшүне дәвам итә ала. Ә җәй- яхшы һава торышы, кояш һәм саф һава белән ләззәтләнергә теләгән вакыт. Ләкин китаплардан озак аерылырга кирәкми. бигрәк тә балаларга.Шуны исәпкә алып, 29 нчы Янгул филиалында укучылар өчен "Китаплы аланчык" әдәби сәгате узды, анда мәхәббәт, дуслык һәм әкиятләр турында китаплар тәкъдим ителеп,”Дүрт дус “татар халык әкияте кычкырыпа укылды.