Бөтендөнья фольклор көне
17 июль - Бөтендөнья фольклор көне акциясенә кушылып, халыкларның бәйрәмнәрен, онытылып баручы йолаларын, гореф-гадәтләрен,җыр-моңнарын барлау һәм үз милләтенә хөрмәт,мәхәббәт тәрбияләү максатыннан "Тылсым"исеме белән фольклор танып белү кичәсе үткәрелде.Балаларга фольклор сүзе нәрсәләрне үз эченә алуы турында сөйләнелеп,төрле әби бабайларыбыздан килгән милли уеннар уйнатылды. Безнең хозурга килеп ирешкән гореф-гадәтләребезне, бәйрәм-йолаларыбызны түкми-чәчми киләчәк буынга тапшыруга ирешергә тиешбез.Мәсәлән: тәңкә салыш,наза,таклы чүпләм,кем кирәк? Егетләр - кызлар татар халкының җырлы-биюле уеннарын, "Назалы", "Биш парлы", "Балыкчы",”Капкалы", “Биеп алышлы" , “Тәңкә салыш”,”Наза”,”Таклы чүпләм”,”Кем кирәк?” һ.б. уеннар уйнадылар.