“Шигъри әкиятләр остасы”
Абдулла Алиш бөек татар язучысы, сугыш герое. Ул бөтенләй төрле жанрларда иҗат итә: шигъри, прозаик, драматик. Авторның күпчелек әсәрләре балаларга багышланган. Абдулла Алиш - күпкырлы талантлы язучы. Ул повесть, очерк, пьеса яки шигърият жанрында бертигез җиңеллек белән иҗат итә алган. Ләкин аның бөтен гомеренең төп мәхәббәте балалар булган, нәкъ менә алар өчен ул үзенең күпчелек әсәрләрен иҗат иткән.Янгул авыл китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Шигъри әкиятләр остасы” исемле кычкырып уку сәгате үткәрде.Балалар аның әкиятләре белән таныштылар.