“Намусыма хыянәт итмәдем”
Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин — татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1994 елдан), Һади Атласи исемендәге бүләк лауреаты (2001). Милли дәүләтчелек, мөстәкыйльлек, республика суверенитеты өчен җәелгән иҗтимагый-сәяси көрәш барышында Зәки Зәйнуллин иң радикаль карашлы милли хәрәкәт лидерларының берсе булып танылуы хакында,аның иҗаты ,тормыш юлы белән “Намусыма хыянәт итмәдем” обзоры аша таныштырылды. Шулай ук шул исем астында күргәзмә тәкъдим ителде.