Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Барлык һөнәрләр дә яхшы,барлык һөнәрләр дә кирәк”

Хәзерге көндә 50 меңнән артык һөнәр һәм белгечлек бар икән.Менә шул һөнәрләр арасыннан һәр кеше үзенә туры килгәнен сайлап алырга тиеш. Ул һөнәр аңы гомер буена озата барыр. Һәрбер кешенең һөнәр сайлауга кызыксынуы балачактан ук уяна . Һөнәрнең уңай һәм тискәре якларын ачыкларга ,укучыларда төрле һөнәрләргә карата кызыксыну уятуырга, кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбияләргә дигән максаттан “Барлык һөнәрләр дә яхшы,барлык һөнәрләр дә кирәк” исемле мәгълүмәт сәгате үткәрелде.