Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Китап ул - синең киңәшчең”

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән. Китапханә ул бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган йорт. Үзенә бик күп серләр туплаган китап киштәләре китапханәләрдә генә була.Шул китапханәдәге китаплар белән кызыксыннар ,укысыннар,китап кадерен,сүз кодрәтен белсеннәр,китап укучының сөйләме дә матур булуын аңласыннар дигән максаттан “Китап ул - синең киңәшчең” баш астында  кычкырып уку оештырлды.