“Милли бәйрәмнәребез...”(обзор)
Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, сабантуйларын үткәрүгә, аларны халыкчанрак,җанлырак итүгә, нәүрүз, нардуган бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, каз өмәләрен һ.б.ны көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.у бәйрәмннәр турында “Милли бәйрәмнәребез “дигән баш астында үткәрелгән обзорда укучыларга сөйләнелде. Ишек бусагасында басып торучы –Сабантуй бәйрәме хакында күбрәк сөйләнелде.Татарларның бәйрәмнәрен – сабантуйны һәм җыенны җирле авторлардан беренчеләрдән булып Карл Фукс шактый җентекле итеп яза .Бу бәйрәмнәрне тасвирлаганда ул нигездә Казан шәһәре һәм аның тирәләрендә үткәрелгән күзәтүләренә таяна.