“Бәла исеме – наркомания”
Укучыларның наркотикларга бәйлелек турында, балаларның сәламәт яшәү кагыйдәләре турында белемнәрен киңәйтү, наркотикларның организмга, наркоманнарның җәмгыятькә зарарлы йогынтысын күрсәтү, укучыларны «наркомания» төшенчәсе, наркотик төрләре, аларны куллану билгеләре һәм нәтиҗәләре белән таныштыру, наркомания турында иң еш очрый торган сорауларга җавап бирү максатыннан “Бәла исеме – наркомания” мәгълүмәт сәгате үткәрелде. Шулай ук “Наркомания - халакәткә илтә” баш астында күргәзмә эшләнеп тәкъдим ителде.