Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

"Күңелләрдә син - Тукай”

Татар халкынызң бөек шагыре Г.Тукай әдәбиятебез күгендә иң якты   шәхесләрнең берсе. Авыр тормыш юлы үткән шагыйрь үзенең күңел җылысын әкиятләре,шигырьләре аша балаларга җиткерә.Ул табигатьнең. хайваннар,кошлар дөньясын балаларга аңларлык.мавыктыргыч итеп бирә белгән.Быел аның тууына 137 ел тулу уңаеннан ,Яңгул балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янында ,Тукайның әкияти герое”Шүрәле”кунакта булды.Шүрәле үзе белән Тукайның әкиятләре,шигырьләре язылган китапларын алып килгән иде. "Күңелләрдә син - Тукай” исемле әкият кичәсендә китапханәче балаларга шагыйрьнең күп кенә әкиятләрен кычкырып укып, таныштырды.