Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

“Тукай – сүнмәс йолдыз ул”

Г.Тукай- әдәбиятебез күгендә иң якты шәхес ул.Аның иҗаты,шигырьләре үлемсез.Ул татар мәдәниятендә бик бай иҗадый мирас калдырган шәхес.Аның шигырьләрен,әкиятләрен укый башласаң сине мавыктырып әллә кайларга алып китә.Шуңа балалар ,өлкәннәр яшьләрдә аның шигырьләрен укыйлар,яттан сөйлиләр.Китапханәбезнең китап укчыларын Тукайның   шигырьләрен онлайн яттан укырга чакырган идек.Бу  чакыруга бик теләп кушылдылар.Сәнгатьле шигырь укучы дип табылган  Айсылу Ахтямова 5-6 класс укучыларына үзенең “Шаян песи” шигырен  укыды..

2-4 класс укучыларын китапханәче “Тукай –сүнмәс йолдыз ул”исеме астында Тукайның шигырьләрен укып таныштырды.