Янгуловская сельская библиотека - филиал № 29

"Рэхмэт Сезгэ исән калганнар,онытмабыз һәлак булганнар"

"Рэхмэт Сезгэ исән калганнар,онытмабыз һәлак булганнар"
Җитмеш сигез ел элек илебезнең тыныч тормышына фашистларнын явыз кулы сузыла 1418 көн буенча халкыбызнын батыр уллары һәм кызлары Бөек Җиңүне якынайту өчен фикакарь хезмәт куялар,сәламәтлекләрен,гомерләрен кызганмыйлар.Сугыш чоры балаларының сабый күңеле белән кичергәннәренең йөрәгендә әрнү һәм горурлык катыш мәңге җуелмас эз яши.Шундый буын вәкиленең берсе-авылдашыбыз сугыш чоры баласы Нәфисә апа Закирова.Ул 1932 елда Яңгул авылында дөньяга килә.Янгул урта мәктәбендә 4класс белем ала.Бала чагы сугыш чорына туры килә ,әтисе фронтка китү сәбәпле бик иртә колхоз эшенә чыга.Мәктәптән кайтуга баш җыярга басуга чыгып китә идем,ашарга,өскә кияргә начар иде,дип сөйләп башлады ул сүзен.Бик яшь булса да Лаеш урманын кисүдә,торф чыгаруда,сука тартып йөрү кебек эшләр безнең җилкәгә төште ,-дип сүзен дәвам итте ул.Сугыштан соң Нәфисә апа колхозда бозау карый,сыерлар кайткач сыер саварга куялар.Ул 1962 елда Янгул авыл егет Искәндәр абыйга кияүгә чыга һәм ике бала тәрбияләп үстерәләр.Буген исә улы Ильдар,килене Дидария тәрбиясендә бик матур тату,мул тормышта яши.Нафисә апага сәламәтлек,озын гомер теләп калабыз.